Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юлында ир белән хатын вафат булган

15 сентябрьдә 14.50 сәгатьтә Әлмәт-Сарман юлының унынчы километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә.

Урсала автоюлы буйлап Сарманга таба хәрәкәт иткән «ВАЗ-2110» машинасы каршы як полосага чыга һәм «Лада-Калина»га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, "унлы" белән идарә иткән 1957 елгы ир-ат һәм аның тормыш иптәше вакыйга булган урында ук вафат булал.

«Калина» руле артында булган 34 яшьлек ир-ат бәрелешүдән качу нияте белән машинасын уңга бора һәм юл читенә төшеп каплана. Әлеге вакыйга шаһиты булучылар әлеге ир-атка, аның юлдашына машинадан чыгарга ярдәм итәләр һәм биредә чыккан янгынны сүндерү эшенә керешәләр. "Калина" руле артында булган ир-ат медсанчастька озатыла.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

vk.com/almetyevsk_city фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса