Әлмәт юлларында дүрт бала имгәнгән
Әлмәт районы юлларында гыйнвар-февраль айларында балалар катнашында дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Балаларның өчесе җәяүле буларак машина бәрдергәннән тән җәрәхәтләре алган, ә бер бала автомобильдә барганда зыян күргән. Республика буенча шушы чор эчендә балалар катнашында 55 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда биш баланың гомере өзелгән, 66 сы төрле дәрәҗәдә имгәнгән. 17 сеннән 21 мартка кадәр республикада «Бала - төп пассажир!» профилактик акциясе үткәрелә. Акция барышында төп игътибар балаларын махсус утыргычларда йөртмәүче һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәгән шоферларны ачыклауга юнәлтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа