Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юлларына беренче тапкыр термопластик юл билгесе төшерелде

Заманча технологияләргә нигезләнгән термопластик билге Радищев урамында футбол буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршындагы җәяүлеләр чыга торган урынга төшерелде.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышларында асфальтка юл билгесен буяу белән төшерүдән термопластикка күчү зарурилыгы турында күп тапкырлар сүз булды. Һәм ниһаять район бюджетыннан бүленгән акчага әлеге эшне гамәлгә ашыра башладылар.

Белгечләр сүзләренчә, буяуны ике айга бер яңартып торырга туры килсә, термопластикның "гомере" 2 елга исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250