Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юллары яңара

Әлмәттә автомобиль юлларының озынлыгы 2 мең километрдан да артып китә.

Шуның 314 километры шәһәргә туры килә. Бүген быелга планлаштырылган юлларда тулы көчкә ремонт бара. Журналистлар калабыздагы әлеге урамнарны карап йөрде.

Җәй - юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең алны-ялны белми эшләү чоры. Юлларда "бөкеләр" булдырмас өчен кайчакларда төннәрен дә кулга көрәк ише кораллар алырга туры килә. Өстәвенә быел юбилейлар елы. Һәр идарә алдында ремонтны аңа кадәр тәмамлау бурычы тора.

Сәяхәтне Иске Әлмәттән башладык. Мәгълүм булганча, узган елгы язгы ташу чорында әлеге районда байтак кына юлларга зыян килде. Аларның бер өлеше ремонтланды, ә калганнары быелга калдырылды. Шушындый ук күренеш РТСта да күзәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин билгеләп үткәнчә, "Татнефть" ААҖ ярдәме белән күләмле эш башкарырга мөмкин булган. Нефтьчеләр быел Вахитов, Комсомол, Алиш, Сәйдәшев, Кол Шәриф, Луговая, Победа урамнары, Зәй тыкрыгы, шулай ук Бигәш территориясендәге Һади Такташ (өлешчә) урамнарына асфальт җәюгә 9 миллион 600 мең сум акча бүлеп биргән. Подрядчы оешма "Татнефтедор" ҖЧҖнең Әлмәт автоюллар идарәсе эшне кызу тоткан: инде сигез урамга асфальт салынган, бары тик юл кырыйларын гына ясыйсы калган. Һади Такташ урамында хәзерге вакытта суүткәргечләрне алыштыру бара, шуңа күрә монда юл эшләре кичектерелгән. Казу эшләре тәмамлану белән юлчылар эшкә керешәчәк.

Моннан тыш Производственная урамында да юллар тәртипкә китерелә. Нефтьчеләр кабат ярдәмгә килгән - юлларны тәртипкә китерүгә 29 миллион сум акча билгеләнгән. Бу урамда нигездә шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Биредә җәяүлеләргә уңайлыклар каралмаган иде. Ә хәзер тротуар да ясалган, кичләрен урамда яктырткычлар яначак. "Әлмәт-Водоканал" ААҖгә дә эш табылган, аларга инженерлык челтәрләрен алыштыру йөкләтелгән. Шулай итеп канализация һәм суүткәргеч челтәре дә ремонтлана, яңара.

Сүз уңаенда, 10 июньнән Совет урамыннан алып "Әлмәт-Урсай" автоюлына кадәрге юлда да ремонт башланды. "Татнефть" компаниясе бу җәһәттән 14,472 миллион сум өлеш чыгарган.

Урсалы да безне күңелле үзгәрешләр белән каршы алды. Бистә халкы элек юл булмаудан еш зарлана иде. Ниһаять, аларның теләкләре тормышка аша башлаган. Бахорин һәм Колхоз урамнарында гомумән юл юк иде. Әлеге һәм Прибрежная, Заречная, Саттаров, Беляев, Миңгәрәев, Васильев урамнарына ремонт ясауга һәм яңа юл салуга җирле бюджеттан 10 миллион сум акча бүленгән. 3 урамга асфальт, калганына вак таш салынган. Эшнең икенче этабында вак фракцияле вак таш җәю каралган. Урсалыда МУП "ГУАД" хезмәткәрләре эшли. Предприятие бер үк вакытта Гадел хөкем йорты янындагы яңа парк төзелешенең дә подрядчысы. Биредә дә тротуар салынды, башка юнәлештәге төзекләндерү эшләре бара.

Ишегалларындагы юлларга да ремонт килеп җиткән. Республикадан каралган 50 миллион сум акчага 30дан артык ишегалды юлын ремонтлау күздә тотыла. Без әлеге исемлеккә эләккән Герцен урамындагы 80 а, б, в йортлары ишегалдында да булдык. Эш кайный. Герцен урамындагы 88 нче йорт ишегалды юлын ремонтлауга "Татнефть" аерым программа буенча 4 миллион сум акча бүлеп биргән. Бу эшләрдән тыш монда балалар мәйданчыгы да кую күздә тотыла. Кыскасы, ишегалды бик матур, төзек булачак.

- Мин биредә 34 ел торам. Юлны ясауларына шатланып бетә алмыйбыз, ул бик начар хәлдә иде. Эскәмияләр дә куйсалар, тагын да рәхмәтле булыр идек, - диде әлеге йортта яшәүче Фатыйма әби.

Юллар турында сүз чыккач, бер уңайдан район аша узучы федераль һәм төбәк билгеләнешендәгеләренә дә тукталып үтәргә кирәктер. Ильвир Габдуллин әйтүенчә, федераль программа буенча быелга Березовка авылыннан Ерсубайкинога кадәр 7 километр озынлыгындагы участокта да ремонт планлаштырылган. Подрядчы әзерлек эшләрен башлап җибәргән инде. Шулай ук СУ-5 боҗрасыннан Миңлебай боҗрасына кадәрге арада да узган елдан күчкән ремонт дәвам итә.

Республикадан төбәк билгеләнешендәге юлларны һәм ясалма корылмаларны тәртипкә китерүгә агымдагы елга Әлмәткә 163 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумма Бута-Аппаково, Әлмәт-Азнакай, Әлмәт-Иске Шөгер, өстәмә план буенча Түбән Мактама-Тайсуган участокларында, Кичүгә таба илтүче юлдагы күперне ремонтлауда үзләштереләчәк.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250