Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен борчыла

Ел азагында юлларда һәлакәтләр санының артуы күзәтелү сәбәпле, Әлмәт ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне аерата игътибарлы булырга чакыра.

26 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Әлмәт шәһәре һәм районы юлларында ел дәвамында 296 җитди авария булган. Шуларда 33 кеше һәлак булган, 409 кеше тән җәрәхәтләре алган. 23 очракта машина йөртүчеләр аек булмаган, алар аркасында 41 кеше зыян күреп, 10 кеше һәлак булган.

Һава торышының явым-төшемле һәм юлларда бозлавык булу сәбәпле, узып баручы елның соңгы көннәрендә шәһәрдә дә еш кына бөкеләр күзәтелә. Аларның сәбәпләре һаман да эреле-ваклы юл-транспорт һәлакәтенә бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса