Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең юбилеена 560 мең төп чәчәк утыртылачак

Быел шәһәр урамнарына узган елга караганда да күбрәк чәчәк утыртылачак. Әлмәт автоюллар идарәсе теплицасында инде хәзер үк чәчәкләр күкрәп үсеп утыра.

АГУАД хезмәткәрләре чәчәкләрне күчереп утырту өчен көннәр җылынганны гына көтә. Теплицаның өчесе дә үсентеләр белән шыплап тулган. Ишекне ачып керү белән биткә хуш ис бөркелә.

Юлчылар чәчәк үстерү белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. Предприятиедә яшелләндерү участогы 2010 елда оештырыла. Бүген шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү эше әлеге участокка йөкләтелгән. Урамнарда матур формалы итеп киселгән агачлар һәм куаклыклар, төрле рәвештә утыртылган чәчәкләр - биредә эшләүчеләрнең хезмәте. 2011 елда идарәнең асфальт-бетон заводы территориясендә беренче теплица төзелә. Быел аның янәшәсендә өстәмә рәвештә тагын ике теплица ясала. Аларның тулаем мәйданы 650 квадрат метр тәшкил итә.

- Без хәзер 500-600 мең үренте үстерә алабыз, - диде производство-техник бүлеге начальнигы Валерий Макаров. - Теплицаны февраль аеннан җылыта башлыйбыз.Орлыкларны февраль һәм март башларында ук чәчәбез. Аларны Мәскәүдән һәм Казаннан барып алып кайтабыз. Быел 815 мең орлык алдык.

Орлыкның узган елдан калган запасы да булган әле. Үсентеләр дә яхшылап, җиренә җиткереп тәрбияләмәсәң, үсми. Теплицага торф Санкт-Петербургтан кайтарыла, ә ашлама, ягъни тиресне үзебезнең ат спорты мәктәбеннән ташыйлар. Орлыкларның да сыйфатлысы гына чәчелә.

2012 елда АГУАД тарафыннан 350 мең төп чәчәк утыртылган. Агымдагы елда шәһәрнең 60, Татарстанда нефть табылуның 70 еллыклары уңаеннан чәчәкләрнең саны 560 мең төп булачак. Димәк, бәйрәмгә аллы-гөлле чәчәкләр шәһәрнең барлык урамнарын бизәячәк. Теплицада ниндие генә юк аларның - агератум, кохия, яран гөле, сальвия, целлозия, бегония, клещевина, цинерария һәм башкалар. Петуниянең генә дә җиде, ә бәрхет сыманнарының дүрт төре үстерелә.

- Без түтәлләр санын да арттырабыз, чәчәклеләр өстендә дә уйландык, - дип планнары белән уртаклашты Валерий Макаров. - Үзебезнең ландшафт дизайнерыбыз бар. Безнең яңа эшләр шәһәр төзелеш советында расланды.

Чәчәк үстерү җиңел түгел. Мәсәлән, 560 мең төпнең һәрберсен кулга алып күчереп утыртырга кирәк. Моннан тыш турыдан-туры җиргә дә 20 килограмм орлык чәчелә. Бу эшләрне нибары 12 кеше башкара. Утыртудан тыш, чәчәкләрне соңыннан карап үстерергә дә кирәк. Җентекле, авыр хезмәт. Шуңа да тудырган матурлыкка кул сузучыларга, кеше хезмәтен таптаучыларга күңел әрни, йөрәк сыкрый. Узган ел Герцен урамына утырткан чәчәкләр тамыр җибәрергә дә өлгерә алмый калган: шунда ук урлап алып киткәннәр. Мондый күңелсезлекләр кабатланмасын иде. Матурлык үзебез өчен бит.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250