Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

19 майдан 19 июньгә кадәр Әлмәт юлларында “Игътибар – балалар!” акциясе үткәрелә

19 майдан 19 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе үткәрелә.

ЮХИДИ мәгълүматларынча, республикада җәяүле балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре артуы күзәтелә. 4 ай эчендә шундый 55 очрак теркәлгән. Шулар нәтиҗәсендә 1 бала һәлак булган, 57се төрле җәрәхәтләр алган. Пассажир буларак тагын 5 бала үлгән, 71-е имгәнгән.
Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәммәсен, бигрәк тә балаларның җәйге ялы вакытында, аеруча сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Былтыр җәй өч ай эчендә генә 221 һәлакәттә 10 баланың гомере өзелгән, 243 е төрле имгәнүләргә дучар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса