Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт йортларына “чәчәк үсәчәк”

Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында совет рәисе, район башлыгы Мәҗит Салихов ел дәвамында шәһәр үсешенә лаеклы өлеш керткән төзүчеләр, проектчылар, архитектор һәм рәссамнарны бүләкләде.

Ә аңа кадәр совет әгъзалары 5 объект проектын тикшерде. Атап әйткәндә, "Яшьлек" микрорайонында төзелүче балалар бакчасы һәм дүрт күпкатлы йортның фасадлары расланды. Алдагы утырышларда йортларны чәчәкләр белән бизәү турында күтәрелгән мәсьәлә буенча кабат фикер алыштылар. Гөлчәчәк, ирис, ләлә чәчәкле фасадлар проекты белән танышканнан соң киләчәктә бәлки диварларны шушы җирлектә үсә торган чәчәкләр, мәсәлән, акчәчәк (ромашка) белән бизәргәдер дигән фикер әйтелде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре үрнәгендә фасадларда пыяла куллану тәкъдиме дә керде. Сүз уңаенда, район башлыгы билгеләп үткәнчә, Әлмәткә соңгы визиты барышында Республика Президенты да каладагы йорт фасадларын башкалар өчен үрнәк булырлык дип ассызыклаган.

Утырышта шулай ук Гафиатуллин урамындагы 21а адресында урнашкан сәүдә павильонын яңарту һәм киңәйтү, Фәхретдин урамындагы 57а йортын, атап әйткәндә, ташландык казарманы торак йорт буларак төзекләндерү, Түбән Мактамадагы ярминкәне үзгәртү белән бәйле проектлар да тикшерелде. Өчесе дә экспертлар фикерен файдаланып, тулылындыру, тәгаенләү шарты белән кире кагылды.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250