Әлмәт язучысы Альберт Хәсәновның “Данәгөл” китабы “Ел китабы” бәйгесендә җиңде
Татарстанда «Ел китабы» конкурсында җиңүче дип 21 китап танылган. 248 китап 6 номинациядә бәяләнгән.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы - 2012» конкурсына йомгак ясады.
Татарстан нәшриятларында 2012 елда дөнья күргән, 2013 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты. Конкурста 248 китап катнашып, шуларның 51 е чәчмә әсәрләр (проза), 50 е тезмә әсәрләр (шигърият), 46 сы балалар әдәбияты, 45 е рус телендә чыккан матур әдәбият, 31 е татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 24 е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары булды, дип яза "Татар-информ".
Танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри түбәндәгеләрне җиңүче итеп билгеләгән.
Чәчмә әсәрләр:
I урын - Мәдинә Маликова «Арыш тәме»;
II урын - Халисә Ширмән «Ерактагы йолдызым»;
III урын - Альберт Хәсәнов «Данәгөл».
Тезмә әсәрләр:
I урын - «Күбәләгем, түгәрәгем»;
II урын - Шәрифуллина Эльмира «Тамды яшем»;
III урын - Роберт Миңнуллин «Татарларым».
Балалар әдәбияты:
I урын - «Тукай иленә сәяхәт=Путешествие в мир Тукая»;
II урын - «Әкиятләр»;
III урын - Булат Садретдинов «Айда кунакта».
Рус телендә чыккан матур әдәбият:
I урын - Зифа Кадырова «Сумбуль»;
II урын - Светлана Сурчакова «Амина»;
III урын - Вакыйф Нуриев «Седьмая палата».
Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
I урын - Разил Валиев «Минем чорым - минем җырым»;
II урын - Тәлгат Галиуллин «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы»;
III урын - Марсель Әхмәтҗанов «Татар шәҗәрәләре».
Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
I урын - Нияз Халитов «Татарская мечеть и ее архитектура»;
II урын - «История Казани в документах и материалах.XIX век;
III урын - Нурзия Сергеева «Город Казань в картинках=Казан шәһәре рәсемнәрдә»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа