Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яучысы Роза Сябитовадан калышмый

Күптән түгел 5 балалы хатынны да шәп иргә биргән ул!

Россиянең иң атаклы димчесе Роза Сябитова сайты аша миллионлаган егет-кыз үзенә тиң яр эзли. Профессиональ яучы тәкъдим иткән хезмәтләрдән чәчләр үрә торырлык: 3 айлык контракт 90 мең сум тора! Аның хезмәтләрен отышлы шартларда кредитка да алып була икән. Бәяләр нәтиҗәсен дә күзаллый: һәр очрашуга димче ныклы әзерлек белән озата, егетнең 100 % кызныкы булачагына вәгъдә бирә.

Андый яучылар Әлмәттә дә бар. Берәү генә дә түгел, берничә. Гадәттә алар үзләрен Интернет аша тәкъдим итә. Бу өлкәдә 10 еллык эш тәҗрибәсе булган шундый бер Әлмәт димчесенә мин дә шалтыраттым. Янәсе фатирым, машинам булган 30 яшьлек кыз мин, лаеклы ир эзлим. Әмма кавышу агентлыкларында фотосурәтләремне калдырып, анкета тутырып йөрергә үтә дә оялчан һәм тыйнак.

Галия апа (исеме үзгәртелде) көчле психолог булуын, никахлашу, кавыштыру мәсьәләсе буенча Мәскәүдә узган зур тренингларда укып кайтуы турында әңгәмә башында ук хәбәр итте.

- Мин фотолар белән эшләмим. Барысы да аноним рәвештә бара, - диде димче үземне бөтен дөньяга танытырга теләмәвемне әйткәч. - Кеше күрер, танышлар белер дип куркырга кирәкми. Әлмәт зур шәһәр, сез Пугачева кебек билгеле шәхес түгелдер бит?! Гадәттә, мин клиентым белән күрешеп сөйләшәм. Очрашуда ук зур психологик эш башкарам: чыннан да сезгә ир кирәкме? Аннан соң үзем сезгә туры килә торган ир-егетләрне сайлап, очрашуга җибәрәм. Егеткә дә, кызга да бер-берсен фото аша сайлау, очрашканчы ук алдан күрешү мөмкинлеге бирмим. Моны мин сукыр очрашу дип атыйм.

10 ел эчендә аның аша кавышкан парлар шактый булган инде. Хәзер балалары үсеп җитүчеләр дә бар икән. Әмма үз эшенә бернинди дә гарантия бирә алмавын җиткерде ул, кавышу мәсьәләсендә андый законлыкларга таяну дөрес түгел. Мине иң гаҗәпләндергәне, аңа күбрәк ирләр мөрәҗәгать итә икән.

- Әлмәт районы белән генә чикләнмим. Якын-тирә районнардан да киләләр. Күптән түгел Казахстаннан бер ир шалтыратып, безнең төбәкләрдән чын татар кызы эзләвен җиткерде. Ара ерак дип тормадым, аның кайтуына берничә кәләш әзерләп куйдым, - дип Әлмәт яучысы үз эше белән мактанып та алды. - Хатын-кызларның ялгыз булуында бары тик үзләре генә гаепле. Алар нинди ир кирәклеген төгәл белмиләр. Ир затлары белән аралашканда да мең төрле хата ясыйлар. ЗАГСка кадәр түгел, күпләр хәтта ирне очрашуга кадәр дә алып барып җиткерә алмыйлар. Хатын-кыз 33 тапкыр кияүгә чыгып та, чын оя кора алмаска мөмкин. Минем максатым да менә шул кимчелекләрне бетерү. Хатын-кыз үзен кыйммәтле товар итеп тәкъдим итә белергә тиеш. Ир аңа карап: "Мин үземә менә шундый хатын телим", - дип әйтерлек булсын!

Димче тәҗрибәсендә бер кыз 4 ай эчендә 32 тапкыр очрашуга барган. Тәмам арыгач, очрашуга беренче булып барган ирне сайлаган, әмма анысы ул вакытта сөйгәнен тапкан булган инде. Ул гынамы, яучы хәтта 5 балалы хатынны да шәп ир-егеткә кияүгә биргән!

Кыскасы, әгәр чынлап үземә ир эзләгән булсам, ике дә уйламый бу яучыга мөрәҗәгать иткән булыр идем. Бәясенә килгәндә шушы барлык эше өчен Галия апа 1,5 мең сум ала икән.

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса