Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яшьләрен нәрсә борчый?

Яшьләр үзәгендә Әлмәтнең иң актив яшьләре район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин белән очрашты.

Яшьләрне борчыган мәсьәләләрне ачыклар, Әлмәтнең "каймагы" белән якыннанрак аралашыр өчен менә шундый ачыктан-ачык сөйләшү оештырдылар.

Чарага Әлмәтнең яшьләре, оешма активистлары, ижтимагый хәрәкәт лидерлары килгән иде. "Иннополис" шәһәрчеге ачылу, "Ел лидере" бәйгесе, яшьләрнең талантларын ачу, үз шәһәреңдә төпләнеп калу өчен шартлар будыру - сөйләшер сүзләр шактый булды. "Президент белән бергә!" хәрәкәте активистлары Албина Вәлиева, Тәлгать Әхмәдуллин һәм башкалар чарада әлеге темаларга карата кызыклы чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса