Реклама
Шәһәрдә беренче тапкыр паспорт алучы үсмерләр өчен бу көнне тантаналы, истә калырлык итеп уздыру күркәм традициягә әйләнде. Яшьләр үзәгенә бу юлы 70 кыз һәм егет, аларның әти-әниләре, дуслары, якыннары җыелды.
Миграция идарәсенең Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Гобәев яшьләргә паспорт тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Аның котлауларына башкалар да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа