Әлмәт яшьләре хәрби әзерлеккә ия
"Патриот" республика спорт-патриот һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә "Алга, яшь армеецлар!" хәрби-спорт уены уздырылды.
Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге шәһәрләре һәм бистәләреннән командалар катнашты. Әлмәтлеләрнең мондый масштабтагы ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы иде. Шулай булуга да карамастан, кайбер ярыш төрләре буенча алар призлы урыннар яуладылар. Ярышларда яшьләр АК-74 автоматын сүтеп-җыйды, гранат атты, хәрәкәттә булган мишеньгә атуда көч сынашты, тартылды һәм башка төрләрдә осталыкларын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа