Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яшьләр үзәгендә студентлар белән очрашу узды

«ПолитЗавод - 2014» республика проекты кысаларында шәһәрнең яшьләр үзәгендә ТР Дәүләт Советы каршында яшьләрнең иҗтимагый палатасы әгъзаларына кандидатлар студентлар белән очрашты.

Кандидатлар арасында Казан милли тикшеренү техник университетының Әлмәт филиалында директор урынбасары Искәндәр Сәмигуллин, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы студенты Гөлназ Гыймадиева, Әлмәт Дәүләт муниципаль хезмәт институты студентлары Валерий Абрамов, Рузана Зарипова, Кристина Тимошенко бар иде.

Торак-коммуналь тарифларны дәүләт контрольгә алырга тиешме, шәһәрнең имиджын ничек яхшыртырга, Әлмәт муниципаль районы Советы каршында яшьләр иҗтимагый палатасы кирәкме? Яшьләр өчен генә түгел өлкәннәр өчен дә актуаль булган әлеге сораулар буенча яшьләр үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса