Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләр бронза призер булдылар

Яшь уйлап табучыларның "XXI гасыр кулибиннары" VI республика олимпиадасында Әлмәт яшь техниклар станциясе балалары почетлы 3 нче урын алдылар.

Яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар Рафаэль Салихов, Николай Зәйнуллин, Айнур Мусин (педагоглары Л.П.Галиева) "Аэробот" проекты белән таләпчән жюриның сорауларына кыю җавап бирделәр. "Автомотоконструирование" берләшмәсенә йөрүче Сергей Рогожин (педагог Е.В.Лапшин) иске мототехника детальләреннән ясалган "Мототрансформер М-14" дигән транспорт чарасы белән катнашты. Тимур Максутовның эше дә (педагог Р.Ф.Якупов) югары бәяләнде.

Республика олимпиадасында өлкән яшьтәге төркемдә җиңүчеләргә КФУга табигать фәннәре һәм инженерлык белгечлекләре буенча укырга кергәндә өстенлек бирелә. Укырга кабул ителгән очракта бу яшьләр Республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең исемле стипендиясен алуга дәгъвачы булалар, укуның беренче елында аларга КФУ да матди ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса