Әлмәт янында тагын авария
"Шевроле Нива" һәм "Lada Kalina" автомобильләре бәрелешә. Вакыйгадан соң "Нива"ны кабаттан ясарлык түгел.
Авариядә берничә кеше нык имгәнгән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Бу юл-транспорт вакыйгасына шаһит булучылар әйтүенчә, "Lada Kalina" алдагы машинаны узмакчы булган, ләкин каршыга килүче "Нива" белән бәрелешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа