Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт-Водоканал” ААҖ 45 еллыгын билгеләп үтте

"Әлмәт-Водоканал"ның 45 еллыгына багышланган юбилей чарасында район башлыгы Мәҗит Салихов, шәһәрнең коммуналь оешмалары һәм идарәче компанияләре җбитәкчеләре һ.б. кунаклар катнашты.


Предприятие 1969 елда "Әлмәтнефть" идарәсенең пар-су белән тәэмин итү цехыннан бүленеп чыккан, 2005 елда акционерлашкан.

"Әлмәт-Водоканал" - төрдәшләре арасында республикада иң зур предприятиеләрнең берсе, анда 460 кеше эшли. Предприятиенең бурычы - шәһәр һәм район халкын, сәнәгать предприятиеләрен һәм төрле оешмаларны су белән вакытында һәм сыйфатлы тәэмин итү.

Тантана юбилейга махсус төшерелгән видеофильм белән башланган иде, алга таба предприятиенең үзешчәннәре матур концерт күрсәттеләр.

Предприятие коллективын башлап шәһәр советы һәм башкарма комитеты исеменнән, үз исеменнән Мәҗит Салихов котлады, предприятиенең үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга рәхмәт сүзләре әйтте. Ветераннар бу көнне аеруча хөрмәттә булды, аларга истәлекле бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Мәҗит Салихов иң зур хезмәт күрсәткән эшчеләргә, хезмәткәрләргә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының, шулай ук район советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталарын тапшырды.

Предприятиенең директоры Рушан Хафизов та үзенең котлау сүзен ветераннардан башлады. Районда суның сыйфатын яхшырту программасын гамәлгә ашыру нигезендә һәм район башлыгы Мәҗит Салиховның булышлыгы белән сыйфатлы су бирү бурычының уңышлы хәл ителүен әйтте, бүгенге көндә компания алдында чистарту корылмаларын реконструкцияләү бурычы торуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса