Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ветераннарын туган көннәре белән котлыйлар

Шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән котлаулар дәвам итә. Миңлебай авылында туып-үскән, 1943 елда фронтка киткән Фәррах ага Исмәгыйлов та кунакларны кабул итте.

Аңа 25 октябрьдә 91 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин ветеранга истәлекле бүләк тапшырып, изге теләкләрен җиткерде. Фәррах ага сугыш тәмамланганнан соң армия хезмәтендә калдырыла һәм ул туган авылына 1948 елда гына әйләнеп кайта. 1953 елда Әлмәткә күченеп килгән фронтовик 1 нче УТТда лаеклы ялга чыкканчыга кадәр шофер булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса