Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ветераннары китапларда мәңгеләштерелә

2015 елда безнең илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Ветераннарның батырлыгын хәтердә саклау һәм хөрмәтләү - бүген иң мөhим бурычларның берсе. Әлмәттә район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә бик зур игътибар бирелә. "Кадерле ветераныбыз" программасы актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Район җитәкчеләре ветераннарны туган көннәре белән үзләре барып котлыйлар.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ТР президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова инициативасы һәм Беренче канал булышлыгы белән сугыш ветераннары турында 70 китап басылып чыгачак, шуларның дүртесе Әлмәт районындагы сугыш ветераннарына багышлана. 70 томлык юбилей басмасына Әлмәттән Зәкия Туешева, Мария Сетрукова, Фатыйх Каюмов һәм Петр Утнюхин керәчәк. Алар барысы да Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашканнар, орден-медальләре бар.

Китапка ветераннарның үзләре сөйләгәннәр, архив документлары, фотографияләр керәчәк. Һәр китапның минималь тиражы - 3 данә. Аларның берсе ветеранның үзенә бирелә, калганнары республика һәм район музейларында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса