Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Павлович Никифоркин вафат

Бүген, 27 августта, Әлмәт ветераннар советы рәисе урынбасары Анатолий Павлович Никифоркин арабыздан китте.

А.П. Никифоркин 1948 елның 23 августында Ямаши авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген Ямаши урта мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый. 1983-1991 елларда КПССның Әлмәт шәһәр комитетында оештыру бүлеге мөдире, икенче секретарь, беренче секретарь булып эшли. 1991-1994 һәм 1995-2002 елларда "Татнефтегаз" идарәсендә начальник урынбасары, 1994-1995 елларда халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы рәисе, 2002-2005 елларда "Татнефть-Нефтехим" ҖЧҖендә маркетинг бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. 2005 елдан Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы ярдәмчесе булып эшли, 2006-2011 елларда - Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе, район башлыгы киңәшчесе. 2011 елның апреленнән ветераннар советы рәисе урынбасары итеп сайлана.

А.П. Никифоркинның вакытсыз вафат булуы сәбәпле якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

А.П. Никифоркин белән саубуллашу 29 август көнне узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса