Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре кеше талауда гаепләнүчене тоткарлады

Әлмәт полиция бүлегенә Совет урамында бер ир-атны кыйнаулары турында хәбәр килә.

Ведомстводан тыш сак экипажы кичекмәстән чакыру буенча чыга. 57 яшьлек ир хокук сакчыларына үзен берничә минут элек кенә билгесез ир кыйнавы һәм сумкасын алып качуы турында әйтә. Талаучының билгеләрен ачыклап, полиция хезмәткәрләре ишегалларын тикшерә башлый. Санаулы вакыт эчендә җинаять урыннан ерак түгел гаражлар янында экипаж кулына таныш сумка тоткан берәүгә юлыга. Тикшерү барышында аннан зыян күрүченең ике кәрәзле телефонын, документларын табалар. 25 яшьлек ир-егетнең кесәсендә шулай ук наркотикка ошаган матдәле пакет та була. Экспертиза аның "спайс" булуын ачыклый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса