Әлмәт урамнарында 653 яктырткыч энергияне янга калдыра торганнарына алыштырылган
Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәттә шәһәр урамнарындагы яктырткычларны светодиодлыларга алыштыру буенча пилот проекты башланган иде.
Хәзергә Ленин, Радищев, Гагарин, Мәрҗани һәм тагын берничә урамда барлыгы 653 яктырткыч энергияне янга калдыра торганнарына алыштырылган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков билгеләп үткәнчә, алар чыгымнарны 3 тапкырга киметергә мөмкинлек биргән. 2020 елга кадәр тагын 9 мең 200 светодиодлы яктырткыч куярга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа