Әлмәт укытучысы “Ушков укулары”нда катнашкан
Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда "Ушков укулары" уздырылган.
Анда Әлмәтнең 12 нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Кузнецова катнашкан. Әлмәт укытучысы анда "Әдәби Әлмәт" өстәмә белем бирү авторлык программасын тәкъдим иткән.
Мәскәү, Самара, Сарапул, Ижау, Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Алабуга шәһәрләреннән җыелган конференциядә катнашучылар Олеся Кузнецова чыгышын югары бәяләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа