Әлмәт таңнары

Әлмәт укучысы “Полицейский Степа абый” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсы җиңүчеләре арасында

ТР эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә "Балаларга өмет бир" акциясе кысаларында "Полицейский Степа абый" Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсына йомгак ясау булды.

Реклама

Ике атна дәвамында бөтен республикадан балалар эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте адресына үзләре ясаган уенчыклар җибәрделәр. Кәгазьдән һәм картоннан, пыяладан һәм тозлы камырдан, пластик шешәләрдән, пластилиннан, яндырылган балчыктан, хәтта саламнан ясалган уенчыклар барлыгы 200ләп җыелды.

Бүләкләү тантанасы алдыннан бәйрәм концерты булды, бөтен эшләр алдан ук мәдәният үзәгенең фойесына куелган иде. Бүләкләүдә ТР эчке эшләр министры урынбасары Иван Китов һәм министрлыкның матбугат үзәге башлыгы Ирина Нижельская катнашты. Иван Китов конкурста катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтен җиткерде, балаларның иҗат мөмкинлеге гаять зур булуын билгеләп үтте.

Җиңүчеләр "Иң яхшы иҗат коллективы", "Гаилә иҗаты өчен" һәм "Иң яхшы индивидуаль эшләр" номинацияләрендә бүләкләнде. Соңгысында Әлмәт кызы да җиңүче булды. Ул - 6 ны урта мәктәп укучысы Ангелина Андреева. Аның "Полиция хезмәткәрләре Даша һәм Маша" дигән курчаклары жюрига бик ошады.

Конкурста катнашучыларның һәммәсенә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан ЭЭМ символикасы төшкән сувенирлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: