Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучысы БДИда 100 балл җыйды

28 майда чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган сайланма имтиханнар (тарих, информатика һәм ИКТ, биология) нәтиҗәләре буенча республикада йөз балл алган 23 укучы билгеләнде.

Әлмәттә дә 100 балл җыйган укучы бар: 24 нче мәктәптән А.Гыйләҗетдинов иң югары күрсәткечкә иреште. 2 нче лицей укучысы А.Кроткин 97 балл алды. 5 укучы 80 нән артык балл җыйды.

Биология буенча 154 укучы БДИда белемнәрен күрсәтте. Алар арасында 5 нче мәктәптән Р.Солтанова иң яхшысы булып танылды - 91 балл алды. Тарихтан 1 нче лицейдан И.Байназаров 96 балл күрсәтте.

Бүген Татарстан буенча БДИның беренче нәтиҗәләрен ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин игълан итте.

Информатика һәм ИКТ буенча имтиханда 1361 кеше, тарих буенча 2868 кеше, биология буенча 3643 кеше катнашкан.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://b-drain.livejournal.com/1781.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250