Әлмәт укучыларын көзге каникуллар көтә
Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган каникулларның бердәм календаре нигезендә мәктәп укучылары 3 ноябрьдән 9 ына кадәр көзге каникулларда булачак.
Ноябрьдә мәктәп укучыларына гына түгел, эшләүче халыкка да ял көннәре күп туры килә. 1, 2, 3, 4 ноябрьдә дүрт көн рәттән ял итәчәкбез. 6 ноябрь дә татарстанлылар өчен ял көне. Димәк, укучылар белән бергә ата-аналар да рәхәтләнеп ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа