Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белә

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә өлкән сыйныф укучылары арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм профилактикалау буенча "Тормыш төсләре" исеме астында бәйге булып узды.

Анда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләреннән дә командалар катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга дөрес җавап бирергә, кагыйдәләрне сакларга өндәгән социаль видеоролик әзерләргә, кулинария осталыгын күрсәтергә һәм үзләре теккән киемдә сәхнәгә чыгарга тиеш иделәр. Шәһәр мәктәпләре арасында беренче урынны 1 нче гимназия командасы алды. 2 нче лицей белән 20 нче мәктәп II һәм III урыннарны бүлеште. Авыл мәктәпләреннән җиңү кәләйлеләргә елмайды. Кичүчат мәктәбе икенче, Рус Акташы укучылары өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса