Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары җәйге ялларда акча эшли

Җәй - укучылар өчен киеренке уку елыннан соң тыныч күңел белән ял итә, эшсезлектән рәхәт чигә торган гамьсез чор. Ләкин үсмер малайлар һәм кызлар арасында каникулларны акча эшләп, файдалы уздырырга теләүчеләр дә юк түгел.

Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Александра Миңнебаева хәбәр иткәнчә, үзәк ел саен җирле предприятиеләр һәм учреждениеләр белән 14 тән 18 яшькәчә балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында килешү төзи.

Үсмерләрнең хезмәтенә нәкъ менә эш бирүчеләр түли дә. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге республика казнасы хисабына 850 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә.

Балигъ булмаганнарны эшкә алганда кайбер таләпләр үтәлергә тиеш. 16 яше тулмаганнар әтисенең яки әнисенең, я булмаса аларны алыштыручыларның язмача ризалыгы белән генә эшкә керешә ала. Моннан тыш, опека һәм попечительләр органнарының ризалыгы да зарури. Алар шулай ук укудан буш вакытта атнасына 12, көненә 2,5 сәгать кенә эшли ала. 16 дан 18 яшькәчә үсмерләргә атнасына 17,5, көненә 3 сәгать ярым гына эшләү рөхсәт ителә. Ә каникуллар вакытында 16 яше тулмаганнарның эш вакыты атнасына 24, 16-18 яшьлекләрнеке 35 сәгатьтән дә артмаска тиеш.

Быел Әлмәт укучыларының җәе ничек уза соң? Әлеге сорауга шәһәрнең автомобиль юллары идарәсендә эшләүче үсмерләр мисалында җавап табарга уйладык. Укучылар Төхфәтуллин урамы юл буйларын һәм Тукай проспектын тәртипкә китерү белән мәшгуль.

Төзекләндерү буенча участок җитәкчесе Гөлсинә Вәлиәхмәтова сүзләренчә, июнь аенда идарәдә 20 ләп укучы эшләгән.

- Июльдә менә тагын 20 үсмерне алдык. Балалар белән күңелле. Аннан соң идарәдә эшче куллар җитешми, шуңа укучылар - безгә зур ярдәм. Алар урам, проспектларда үләннәрне, чүпләрне җыялар. Шарлавыклы буаларда юлларны, баскычларны себереп торалар. Ярыйсы гына акча да эшлиләр әле. Безнең предприятие аларга аена 5500 сум түли. Ярты көн эшләгән балаларга бу әйбәт хак дип саныйм. Күпләр инде бүгеннән үк август аенда эшләргә теләк белдерә.

Мәктәп укучыларының иминлеге дә күз уңында: өсләрендә ачык төстәге

жилетлар, бейсболкалар, кирәкле инвентарь белән тәэмин ителгәннәр. Һәм, иң мөһиме, өлкәннәр кул астында эшлиләр.

-​ Яшьләр белән эшләү җиңел түгел, ләкин кызыклы. Аларга карап үзебездә

рухланып, яшәреп китәбез. Шаярган чаклары да була, әмма кисәтүне игътибарсыз калдырганнары юк. Намус белән эшләргә тырышалар, - ди остазлары Зоя Виноградова.

Төхфәтуллин урамында көрәкләр, себеркеләр белән "ут уйнаткан" малайлар-кызлар үзләре дә җәйге яллары турында теләп сөйләде.

-​ Миңа калса, һәр эш авыр, әмма үзенчә мавыктыргыч. Физик эш миңа ошый. Бу җәйге каникулдагы практика кебек инде. Ләкин аерма шул: монда акча түлиләр. Җәйгә эшне игъланнардан, туганнарым киңәше буенча эзләдем. Эшләгән акчаны берәр зуррак нәрсә алу өчен җыячакмын. Августта тагын эшләргә уйлап торам, - дип ир-егетләрчә җитди кыяфәттә киләчәк планнары белән уртаклашты 16 нчы мәктәп укучысы Роман Филлипов.

-​ Шәп эшлибез! - дип сүзгә кушылды шул ук мәктәптән Сергей Храмов. - ГУАДка мәшгульлек үзәге аша урнаштым. Нәрсәдер алу өчен акча эшләү түгел иде теләгем. Соңгы вакытта балаларны ата-ана янчыгыннан аеру турында күп сөйлиләр бит. Мин дә бәйсезлек яулап карарга булдым.

Кызларны исә Тукай проспектын чистарту белән мәшгуль вакытларында очраттык. Алар да төшкә кадәр "йокы симертүне" һәм Интернетны ни өчен хезмәткә алыштырулары турында теләп уртаклашты.

Вероника Малышева, 4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы:

- Эшкә ахирәтем чакырды. Монда яңа дуслар таптым. Өстәвенә үземә дә бераз акча эшләп алу, әниләргә дә ярдәм итү мөмкинлеге ачылды. Өйдә ятканчы, монда эшләвең һәр яклап хәерле.

Айгөл Шаһлиева, 1 мәктәпнең 9 сыйныф укучысы:

- Бирегә мәшгульлек үзәге аша эләктем. Эшләгән акчамны мәктәпкә әзерләнүгә тотармын дип торам.

18 нче мәктәптән Элина Шәяхмәтова да хезмәт хакына мәктәп формасы алырга хыяллана. Руфинә Камалова исә яңа телефон алмакчы. Быел укуны тәмамлаган Луиза Әскәрова да әлегә шушында эшли. Акчасын хоббие - музыкага тотарга, ягъни электроаппаратура алырга планлаштыра.

- Эш шартлары әйбәт. Өлкәннәр эшне күп "өйми". Үзебез дә тырышабыз. Юкса хезмәт хакын кисәчәкләр бит, - ди ул.

Ел башыннан июль уртасына кадәр мәшгульлек үзәге белән килешү төзегән 32 предприятиегә 1258 укучы эшкә урнашкан.

Регина БУРЦЕВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250