Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары яшь декламаторларның “Тере классика” III Бөтенроссия конкурсында катнаштылар

24 нче урта мәктәп базасында яшь декламаторларның "Тере классика" III Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үтте. Декламация конкурсының инициаторы - Россия "Тере классика" яшь декламаторлар конкурсы фонды.


Гомуми белем бирү учреждениеләренең 6нчы сыйныф укучылары яраткан проза әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Алар текстны аңлауларын, аны аңлы рәвештә сайлап алуларын, актерлык осталыгын күрсәтергә тиеш иделәр.

Конкурста җиңүчеләр дип 13нче мәктәптән Диана Шәймәрдәнова, 24нче мәктәптән Алина Кабанова һәм 6нчы мәктәптән Ренат Насыйбуллин танылды.

Камил Минабетдинов (Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия), Елизавета Дегтяренко (2нче лицей), Артур Кочетов (Новотроицк урта мәктәбе) һәм Айзилә Мозаффарова (Елховой урта мәктәбе) "Тере классика" призерлары булдылар.

Муниципаль этапта җиңүчеләр Әлмәт данын апрель аенда Казанда үтәчәк региональ этапта яклаячаклар. Бөтенроссия проектының финалы 1 июньдә Мәскәүдә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса