Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары Воробьев тауларына күтәрелә

Уфа шәһәрендә мәктәп укучыларының "Воробьев тауларын буйсындыр" дигән гомумдәүләт олимпиадасының чираттагы туры булды. Анда Әлмәт делегациясе иң зуры иде.


Математикада үзләренең көчләрен сынарга 2 нче табигать-математика лицееның 10-11 сыйныфларыннан берьюлы 8 укучы килгән иде.

Балаларның әйтүенчә, лицейда укып чыгучыларның Воробьев тауларын буйсындырганы бар инде. Мәсәлән, аларның якташлары, хәзер МГУның физфак студенты Руслан Михайлов мәктәптә чын легендага әверелгән.

Шунысын исегезгә төшерәбез, "Воробьев тауларын буйсындыр" олимпиадасында җиңүче безнең илдәге үзе теләгән югары уку йортына керә ала.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса