Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары ришвәтчелек белән көрәшә

Ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына багышланган республика иҗат бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде һәм алар Казан Кремлендә узган тантанада бүләкләнде.

Әлеге бәйгене Мәгариф министрлыгы Президент каршындагы ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсе белән берлектә өченче ел рәттән оештыра. "Илнең киләчәге минем кулларда", "Ришвәтчелеккә юк дип әйт" дигән иншалар, "Намус белән яшәргә кирәк" дип аталган рәсем сәнгате номинацияләрендә иң кызыклылар ачыклана. Бу чарада өченче ел рәттән Әлмәт вәкилләре дә катнаша. Быел 5 нче гимназия укучысы Мария Павлова һәм Кичүчат авылы мәктәбеннән Олеся Попова призлы урыннарга ия булды. Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, бәйгенең төбәк этабы җиңүчеләре декабрь ахырында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250