Әлмәт укучылары “Президент ярышлары”нда III урын алды
28-31 май көннәрендә Бөгелмәдә укучыларның Бөтенроссия спорт ярышлары - "Президент ярышлары"ның төбәк финалы булды.
Анда Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат командалары катнашты.
Безнең шәһәр данын яклауга 5 нче гимназиянең 8А сыйныфы командасы лаек булды. 8 кыз белән 8 малайдан торган команда ярышка тренерлары - физкультура укытучылары Резеда Лотфуллина һәм Светлана Морякова җитәкчелегендә барды.
Шахмат, өстәл теннисы, дартс ярышлары буенча өч 1 нче, биш 2 нче, ике 3 нче урыннар алып, Әлмәт укучылары командасы "Президент ярышлары"ның төбәк финалында 3 нче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа