Әлмәт укучылары ноутбукны бушка да ала ала
Әлмәт укучылары һәм мәктәпләре быел да "IТ-чемпион" бәйгесендә катнаша ала.
Укучылар өчен бәйге ике этапта уздырыла. Шәхси кабинетларга "ишек" 15 мартта ачыла. Иң актив укучыларны ноутбуклар, ә мәктәпләрне интерактив җиһаз комплектлары һәм мобиль сыйныфлар белән бүләкләү планлаштырыла. Узган ел бәйге нәтиҗәләре буенча өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан кулланырга өйрәткән республиканың 459 укучысы планшетлар белән бүләкләнгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа