Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары хезмәткә һәм оборонага әзер!

Шәһәр стадионында мәктәп укучылары ГТО нормативларын тапшырды.

Мәктәпләрдә узган ярышларда иң көчле дип табылганнар, атап әйтәкәндә, һәр мәгариф учреждениесеннән 6 шар укучы шәһәркүләм чарада катнашты. Алар үз уку йортлары данын яклап, "иң җитез һәм көчле" исемен дәгъвалады.

Россия Президенты мәктәпләрдә ГТО нормативлары тапшыруны быелдан яңарту турында тәкъдим итсә, Әлмәттә бу традицияне 2010 елда ук яңарттылар. Ярышларда катнашучыларны сәламләгәндә бу хакта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та ассызыклады. Чыгышында ул Әлмәт укучыларының физик әзерлеге республиканың башка шәһәрләре белән чагыштырганда югарырак булуын да искәртте.

Шәһәр стадионында егетләр һәм кызлар 30 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү, турникта тартылу, идәннән этелеп күтәрелүдә ярышты. Көн кызу булганга 1 км-га йөгерү дисциплинасы кичектерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса