Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары – Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәкара этапларында җиңүчеләр

12 гыйнварда Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәкара этаплары старт алды.

Предмет олимпиадаларында катнашкан беренче ун команда әйбәт чыгыш ясады, җиңүләр белән кайтты.

Физика буенча Ибраһимов Булат (№2 лицей), Борһанов Камил (2нче лицей), Ибраһимов Рүзәл (1нче лицей-интернат №1), Вахитов Ришат (1нче лицей-интернат), Зиннуров Илнур (1 нче лицей-интернат) җиңүчеләр һәм призерлар булды. Рус теле буенча җиңү Гарипова Резедага (3нче урта мәктәп), Никитина Ксениягә (2нче лицей), Коломыцева Олесяга (16нчы урта мәктәп) һәм Латыйпова Регинага (1нче гимназия) елмайды. Тарих фәненнән Хәлиуллин Айрат (2нче урта мәктәп), Гусакова Анастасия (2нче урта мәктәп), Хөснуллин Денис (16нчы урта мәктәп), Фәретдинова Светлана (24нче урта мәктәп) төпле белемнәрен күрсәтә алдылар. Бу укучыларның җиңүгә ирешүендә аларга белем биргән укытучыларның да өлеше бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250