Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт укучылары апрельдә тест уза

Апрель аенда тугызынчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты уздырылачак.

Гадәттә соңгы елларда татар теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе язма эшләр рәвешендә, ә татар әдәбиятыннан телдән үткәрелеп килде. Туган телебездән йомгаклау аттестациясенең бәйсез формасына күчеш акрынлап барды. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов аңлатканча, укучылар да, әти-әниләр дә имтиханның тест рәвешендә үткәрелүен телиләр, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында. ЕРТ нәтиҗәләре укучыларга икенче яртыеллыкка татар теле буенча билге куйганда исәпкә алыначак. Укытучы укучының ел дәвамында күрсәткән белемен дә искә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса