Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт төзүчеләре бәйрәм итте

Илебездә 1956 елдан башлап август аеның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне бәйрәм ителә. Нефтьчеләр башкаласында ул быел да зур колач белән билгеләп үтелде. Шәһәр һәм район төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга Премьер-министр Илдар Халиков та килгән иде.

 

Әлмәт көннән-көн матурлана, зурая бара. Монда төзүчеләрнең дә өлеше бихисап. Аларның тырышлыгы белән торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар сафка бастырыла, микрорайоннар яңара. Буыннар алышына тора, әмма осталык, сыйфатлы эш кимеми. Остазларының бәрәкәтле һәм кирәкле хезмәтен бүген шәкертләре дәвам итә. Әлмәткә нигез салучылар, аны Европа дәрәҗәсендәге кала итеп үстерүчеләр онытылмый. Төзүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл менә быел да чәчәкләргә күмелде, арабызда булмаган фидакарьләр исемләп аталды. Республикабызның Премьер-министры да һәйкәл алдында башын иеп, аларга хөрмәтен белдерде.

"Нефтьче" Мәдәният сараена тантанага килүчеләрне, кунакларны предприятие-оешмаларның күргәзмәсе каршы алды. Заманча төзелеш материаллары, ремонт кирәк-яраклары һәркемдә зур кызыксыну уятты.

Әлмәт төзүчеләре белән хаклы рәвештә горурлана. Моны район башлыгы Мәҗит Салихов та үзенең котлау чыгышында ассызыклады. Торак төзелеше буенча безнең төбәк республикада әйдәп баручылардан санала. Быелның җиде аенда 96 мең квадрат метр торак мәйдан куллануга тапшырылган.

- Безнең район төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республиканың барлык социаль программаларында да катнаша, - диде Мәҗит Салихов. - Бүген "Яшьлек" һәм "Көнбатыш капка" микрорайоннарында яңа ике балалар бакчасы, Ямаши һәм Сөләй авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, Габдрахманда ветеринария пункты сафка бастырылды, Кәләйдә һәм Мәмәттә участковыйлар өчен йортлар җиткерелде. Төзүчеләр тырышлыгы белән нефть төбәге башкаласы республикада гына түгел, Россиядә дә иң заманча, төзек шәһәрләрдән санала.

Район башлыгы барлык бу үзгәрешләр, күрсәтелгән теләктәшлек өчен республика хөкүмәте җитәкчелегенә, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә төзелеш һәм капиталь ремонт буенча зур эш башкарган "Татнефть" ААҖгә Әлмәт халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

- Төзүче һөнәре үзенчәлекле. Ул үзеннән соң матур-матур шәһәрләр, йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, зур-зур заводлар һәм башка бик күп объектлар калдыра. Әлмәт моның бер мисалы. Соңгы елда Әлмәт нык үзгәрде - матур, заманча йортлар, үзенчәлекле социаль объектлар, уңайлыклар тудырылган балалар бакчалары. Боларның барысы да сез, төзүчеләр кулы белән иҗат ителә, эшләнә - калабыздагы күркәм үзгәрешләрне Премьер-министр Илдар Халиков та әнә шулай искәртте.

 

Ул Татарстанда социаль объектларның күп җиткерелүен, республикада беркайчан да моның кадәр күп төзелмәвен бәян итте. Бүген барлыгы 7 меңнән артык объект сафка бастырыла, реконструкцияләнә, ремонтлана. Бу 20,5 миллион квадрат метрдан артык торак мәйдан, 56 яңа балалар бакчасы (10 мең яңа урын), 47 авыл клубы, 60 модульле фельдшер-акушерлык пункты, участковыйлар өчен 40 йорт, 160 спорт мәйданчыгы төзелеше, 800 торак йортка, 159 мәктәпкә, 250 ФАПка капиталь ремонт һәм башкалар.

- Бу төзелешләрдә әлмәтлеләр аерым урын алып тора. Төзелеш комплекслары белән тыгыз элемтәдә булып эшләү, Президент куйган бурычны бердәм команда булып үтәү нәтиҗәсе ул. Әлмәт төзүчеләренең башка шәһәрләрдән аермалы буларак эре заказчысы бар. "Татнефть" компаниясе ел саен төбәктә генә түгел, аннан читтә дә төзелеш юнәлешендә күп эш башкара. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! -диде Илдар Халиков.

Әлмәт төзүчеләрен республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев һәм башкалар да һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Тантанада фидакарь төзүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. "Стройкомплекс" ҖЧҖ директоры Рафаил Сәгъдиев, "СМП-Нефтегаз" ААҖ генераль директорының юл төзелеше буенча урынбасары Наил Шәйхетдинов, "Арслан" ҖЧҖ ташчысы Виктор Долгов һәм "СпецСтройСервис" ҖЧҖ консультанты Сирин Бәдретдиновка "Татарстанның атказан төзүчесе" исеме бирелде. Сәхнәдән ике кеше - "АИСК" ҖЧҖ җитәкчесе Наил Миннәхмәтов һәм Әлмәт политехникум директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Лилия Мәүләвиева Россия төзүчеләр берлегенең "Төзелештәге казанышлар өчен" ордены белән төште. Шулай ук Министрлар Кабинетының, министрлыкның, район башкарма комитеты һәм Советының, "Татнефть" компаниясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр байтак булды. Июль аенда уздырылган һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңүчеләргә дә вәгъдә ителгән бүләкләр тапшырылды.

Төзүчеләр хөрмәтенә башкарылган җыр-биюләр "Нефтьче" Мәдәният сараеннан Нефтьчеләр мәйданына күчте. Спорт һәм балалар өчен уен программасы тәмамлану белән зур концерт башланды. Татар эстрадасы йолдызлары Мәликә, Ринат Рәхмәтуллин, Ильвина, "Айфара" төркеменең дәртле җырларын әлмәтлеләр бии-бии, зур алкышлар белән тыңлады. Яшьләр дискотекасыннан соң Әлмәтнең баш өстендәге күк йөзе төсле утларга күмелде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы
 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса