Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда «Бүләк итү көннәре» узды

13 февральдән 20 сенә кадәр туган якны өйрәнү музеенда чираттагы «Бүләк итү көннәре» узды. Бу юлы ул Мәдәният елына багышланды.


Быел шәһәрдә яшәүчеләрдән 104 бүләк керде. Музей хезмәткәрләре билгеләп үтүенчә, мондый акциянең максаты - музей фондын тагын да баету, халыкны милли байлыкларыбызны саклау һәм ишәйтүгә җәлеп итү, музей эшчәнлегенә реклама.

Китерелгән әйберләр күргәзмәсе йомгаклары буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләп үтелде.

«Иң беренче» (беренче булып китерелгән әйбер) - Таһира Шәйдуллина төрле еллар значоклары китергән.

«Иң борынгы әйбер» - Регина Хәсәнова, 1898 елда тукылган тастымал.
«Эксклюзив» - Лидия Исхакова, 1940 нчы еллар чемоданы.
«Чор әйбере» - Нияз Моратов, 1992-99 елларда янгын сүндерүченең парад киеме.

«Әйбер - легенда» (кызыклы тарихлы әйбер) - Рәшит Зыятдинов, 2010 елны салкын суда йөзү буенча Евразия чемпионатында җиңүче кубогы.

«Мәдәният елына карата» - Гүзәл Пайдуллина, 2010 елгы «Ел лидеры» күчмә билгесе.

Музейга әйбер китерүчеләрнең исемнәре «Бүләк итүчеләр кенәгәсе»нә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250