Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт туган якны өйрәнү музее тарихны барлый

Иске Әлмәттә урнашкан район Мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү белән бәйле рәвештә музей районыбыз мәдәният тармагының аякка басу һәм үсү елъязмасын булдыру максаты белән әлмәтлеләргә РДКның биналары, элекке җитәкчеләре, оештыручылары, үзешчән сәнгать коллективларына кагылышлы теләсә нинди материалны, ул еллардагы фоторәсемнәр, газета өземтәләрен, документларны һәм башкаларны музейга китерүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Озак еллар дәвамында район Мәдәният йорты калабыздагы мәдәни тормышның үзәге булып хезмәт итте. Биредә балалар түгәрәкләре эшләде, үзешчән сәнгать коллективлары тупланды. Мәдәният учагы сәхнәсендә халык талантларының бер генә буыны үсмәгәндер. Элекке елларда ул берничә адрес буенча эшләде: 1929-1976 елларда Иске Әлмәт территориясендә иде; 1977-1979 елларда РДК Совет урамындагы 85 нче йортта урнашты (чупай ташыннан салынган ике катлы бина, элекке Әлмәт район Советы башкарма комитеты бинасы); 1979-1992 елларда Тельман урамындагы 57 нче йортта, Горький исемендәге клубта эшләп килде (клуб Миңлебай газ эшкәртү заводы балансында иде); 1992-1996 елларда РДК Шоссе урамындагы 1 Б йортында, 3 катлы кирпеч бинаның өченче катында 3 бүлмәне биләде; 1996-1999 елларда Тынычлык урамындагы 8 нче йорт (элекке «Болгар» кинотеатры бинасы) РДКның эш урыны булды; 1999-2008 елларда район Мәдәният йорты Совет урамындагы 45 А йортында урнашты.

Булган материалларыгызны Тынычлык урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Әлмәт туган якны өйрәнү музеена китереп бирсәгез иде (электрон адрес: zvinera@yandex.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250