Әлмәт туган якны өйрәнү музее экспонатларга баеды
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда ел саен "Бүләк итү" хәйрия акциясе оештырыла. 16 тапкыр үткәрелгән акциядә тарихи әһәмияткә ия 1959 әйбер җыелган.
Бүген музейда алты меңнән артык экспонат саклана. Быелгы акциядә 15 әлмәтле катнашты. Аларның барысы да традиция буенча "Бүләк итүчеләрнең мактау китабы"на кертелде. Быелгы бүләкләр арасында уникаль значоклар коллекциясе, күпсанлы дипломнар, 1965 елгы мода һәм комсомол туе чагылдырылган фотосурәтләр, иске чемодан һәм башкалар бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа