Реклама
Әлмәт районы мөхтәсибәте 8 нче төзәтү колониясендә моннан ун ел элек ачылып, бүгенге көндә дә эшләп килүче «Йосыф» мәчетендә Коръән укучылар һәм азан әйтүчеләр бәйгесе оештырды.
Имам-мөхтәсиб Фәһим Әхмәтҗанов, бәйгене ачып, хөкем ителгәннәргә Коръәнне өйрәнүнең мөһимлеген әйтте һәм алган белемнәренең киләчәк тормышларында дөрес кыйбла сайларга ярдәм итүен теләде.
Коръән укучылар арасында түбәндәгеләр җиңде: Одина Исманов - 1 нче урын;
Байлар Алиев - 2 нче урын; Вадим Сираев һәм Мансур Прохоров - 3 нче урын.
Азан бәйгесендә: 1 нче урында - Вадим Сираев;
2 нче урында - Акрамджан Давранов;
3 нче урында - Байлар Алиев һәм Наил Фәйрушин.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Мәчеттә шулай ук православие динендәгеләр өчен гыйбадәтханә дә эшләп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа