Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт тәҗрибәсен Мәскәү төбәге урбанистлары югары бәяләде [+ФОТОЛАР]

Әлмәткә Мәскәү янындагы Пушкино шәһәреннән велоинфраструктураны оештыру буенча тәҗрибә уртаклашырга килделәр.

Делегация составында Пушкино шәһәр Советы депутаты, иҗтимагый палата советы әгъзасы, күпфатирлы йортлар ассоциациясе рәисе, «Урбан – Пушкин» иҗтимагый оешмасы координаторлары, «ВелоПушкино» иҗтимагый велохәрәкәте вәкилләре бар иде. Алар Әлмәт һәм аның инфраструктурасы белән таныштылар. Шарлавыклы буаларда балалар мәйданчыгында, шәһәр күле туристик рекреацион зонасында, «Кванториум» балалар технопаркында булдылар, шәһәрне, Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре барган Нефтьчеләр мәйданын карап йөрделәр. Кунакларны велосукмакларның төзелеше, байкшеринг системасы да кызыксындырды. Аларны көн дәвамында Әлмәт районы муниципалитеты вәкилләре озатып йөрде.
Пушкино шәһәр Советы депутаты Андрей Шальнев Әлмәткә килү максатлары белән уртаклашып: "Без Әлмәтнең һәм Татарстанның практикасын интернеттан укып та, конференцияләрдә ишетеп тә беләбез. Боларның чынбарлыкка туры килү-килмәвенә үз күзләребез белән инанырга дип килдек. Шулай ук Россия законнары кысаларында әлеге проектларны тормышка ашыру технологияләрен, алымнарын да беләсебез килде. Безне бигрәк тә велоинфраструктура кызыксындырды. Шәһәр иҗтимагый яссылыкларын булдыру юнәлешендә Татарстан берсүзсез лидер. Әлмәттә дә моны күреп хәйран калдык", - диде.
Кунаклар шулай ук «Кванториум»да булудан да искитәрлек тәэсирләр алганнар. Ишегалды территорияләрен җиһазландыру да аларга бик ошаган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса