Әлмәт тәрбиячесе республика бәйгесендә җиңүчеләр арасында
"Ел укытучысы - 2014" республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Татарстанның иң яхшы укытучысы булып Норлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең биология укытучысы Алла Головенькина танылды. Җиңүчеләр арасында Әлмәттән дә бер педагог бар. "Гражданлык позициясе" номинациясендә җиңүче булып танылган Римма Фролова 1 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ел укытучысы быел сентябрь аенда үтәчәк Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа