Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт тәрбиячеләре башкалага китә

Иртәгә Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен "Татарстан перспективасы. Мәгариф" дип аталган форум башлана.

Җыенда "Мәгариф турында"гы законда һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартында каралган яңа идеяләрне тормышка ашыру турында фикер алышу көтелә. Пленар утырышта Энгель Фәттахов "Татарстан перспективасы: максат, бурычлар, тормышка ашыру юллары" дигән темага чыгыш ясаячак. Конференция кысаларында дәүләт стандартын кертү һәм тормышка ашыруның үзенчәлекләре, дәүләти-хосусый партнерлык, "ДИАЛОГ" белем бирү системасы: психологик-педагогик эшнең заманча технологияләре, балалар бакчаларында төп белем бирү программасын үзләштергәндә, авыру балалар өчен махсус шартлар тудыру мәсьәләләренә багышланган секция утырышлары узачак. Шулай ук рус теле, туган тел һәм чит телләрне өйрәтү, педагог шәхесен тәрбияләүдә педагогик белем бирүнең яңа бурычларына кагылышлы утырышлар узыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса