Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт телевидениесендә - «Халык контроле»

«Халык контроле» - республикабызда шундый исем астында дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Он-лайн сервис мөрәҗәгатьләрне тәртипкә салачак һәм власть белән халык арасында үзенчәлекле күпер ролен башкара­чак.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәкъдиме белән җирле телевидениедә «Атна яңалыклары» атналык программасы кысаларында махсус рубрика кертелде. Анда шәһәрдә һәм районда «Халык контроле»нең аеруча кызыклы тоелган мизгелләре чагылдырылачак.

Исеменнән үк аңлашылганча, «Халык контроле» халыкка үзенең яшәү урынында бар нәрсәгә контрольлек итү мөмкинлеге бирәчәк. Ул гына да түгел, үзебез яшәгән мохитка - туган шәһәребез, авылларыбызга битараф булмаска өй­рәтәчәк.

«Халык контроле» кертелгәннән бирле безнең районда гына да 70 кә якын мөрәҗәгать теркәлде инде. Алар төрле характерда - нигездә халык юллар торышыннан, җәмәгать транспортыннан зарлана, территорияне төзекләндерүлә­рен сорый, элемтә сыйфатына канәгатьсезлеген белдерә.

Л.Сәхапова

Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250