Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт техниклары 14 нче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионнары

Күптән түгел калабызда мәктәп укучылары арасында автомодельләр ясау спорты буенча республикакүләм ярышлар узды.

Ярышларның әлеге төбәк этабы апрель аенда Владимир шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелеге алдыннан репетиция кебек тә булып тора.

Ике көн дәвамында Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Әлмәт үсмерләре арасында 4 нче урта мәктәпнең спорт залында махсус ясалган трассада киеренке көрәш барды. Республикабызның биш төбәгеннән килгән командалар модельләрнең биш классында автомодель спорты чемпионы исемен алу хокукы өчен көрәштеләр. Быел ярышлар ике яшь төркемендә үтте.

Республика мини-узышларында нефть башкаласы данын Радик Якупов кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Шәһәребезнең яшь автомодельчеләре чираттагы тапкыр беренчелекне үз кулларыннан җибәрмәделәр - бу юлы ике яшь төркемендә дә, өстәвенә команда зачетында да, шәхси ярышта да иң көчлеләр булып чыктылар. Кечкенәләр арасында икенче урынга түбәнкамалылар, өлкәнрәкләрдә - чаллылылар чыкты. Өченче урында - 13 яшькә кадәргеләр төркемендә Яр Чаллы үсмерләре, өлкән спортчылар арасында - Казан командасы.

Нәтиҗәдә 24 призлы урынның 14 ен яулап, Әлмәт техниклары 14 нче тапкыр Татарстан Республикасы чемпионнары булып танылдылар. Шәхси зачетта өлкәнрәкләр арасында модельләрнең өч классы буенча Альберт Баһманов җиңүче булды. РЦЕ-12 классында беренче урынны Тимур Максутов яулады, ә кечкенәләр төркемендә модельләрнең дүрт классында Кирилл Аверьянов иң яхшы дип танылды.

Казаннан килгән кунаклар ярышларга югары бәя бирделәр. ТР Автомодельләр һәм судомодельләр спорты федерациясе рәисе Александр Антонов мондый ярышларны үткәрүнең бик мөһим булуын билгеләп үтте. Автомодельләр ясау - Америка, Япония, Европада спортның иң үскән техник төрләреннән берсе, диде Александр Алексеевич. Техник белгечләргә мотаҗлык кичергән безнең илдә ул бигрәк тә актуаль булырга һәм күбрәк кешене үзенә җәлеп итәргә тиеш.

Ярышларның баш судьясы - мәктәптән тыш эш республика үзәге методисты Евгений Овчинников Әлмәт автомодельчеләренең күпсанлы җиңүләрен яшь техниклар станциясе педагоглары, атап әйткәндә Наил Мөгътәсим улы Бадыйкшанов һәм Радик Фәез улы Якуповның тынгысыз хезмәте бәрабәренә булдырылган күркәм традиция дип атады.

Э. Габидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250