Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт театрында эш кайный

Бу көннәрдә Әлмәт татар дәүләт театры артистлары яңа әсәр сәхнәләштерү белән мәшгуль.

Бертольт Брехтның "Туй" ("Мещанская свадьба") спектаклен режиссер Искәндәр Сакаев куя. Ул әлмәтлеләргә "Гашыйк Кәриб" спектакле буенча таныш. Мәгълүм булганча, "Гашыйк Кәриб" Әлмәт театрына иң күп уңыш китергән тамашаларның берсе булды. Спектакльне Искәндәр Сакаев Мейерхольдның биомеханика системасын кулланып сәхнәләштергән иде. Брехт әсәре дә сәхнәгә "сакаевча" куелачак. Театраллар тамашаны шулай ук сәхнәдә утырып күзәтәчәк. Премьераны февраль башларында тәкъдим итәргә планлаштыралар. Сәхнә бизәлеше Димитрий Хильченкодан, костюмнарны танылган Литва рәссамы Стефания Граурогкайте әзерли. Музыкаль бизәлеш өчен Людмила Клинушина (Уфа) чакырылган. Спектакльгә тамашачы яратып өлгергән урта һәм яшь буын вәкилләре җәлеп ителгән. Драмтеатр Татарстан Театр әһелләре берлеге грантына ия булган иде. Премьера шуның хисабына куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250