Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт театры актрисасы исемле булды

Сәхнәдә балку өчен Табигать аңа бөтенесен мулдан биргән: килешле буй-сын, чибәрлек, матур тавыш, дөрес дикция. Музыкага хирыс әти-әнисенең дә йогынтысы тими калмагандыр.

Күренекле шәхесләре белән дан тотучы Казан арты - Арча районы кызы Фәймә Бикморатованың нәкъ менә сәхнә юлын сайлавы шуңа күрә бер дә очраклы түгел. Мәктәпне тәмамлау белән Казан театр училищесына юл тота.

1985 елда Әлмәт татар дәүләт драма театрының ул вакыттагы баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев бер төркем егет һәм кызны нефтьчеләр каласына алып кайта. Алар арасында Фәймә дә була.

Борис Васильевның атаклы «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» («А зори здесь тихие») әсәре буенча Рөстәм Абдуллаев куйган спектакльдә яшь актриса Лиза Бричкина ролен башкара.

Талантлы артистка дәртләнеп иҗат итә. Аның тарафыннан гәүдәләндерелгән «Шүрәле»дәге әни шүрәле, «кунак кызы гел килмәс»тә Галиябану образларын театр сөюче тамашачылар бүген дә хәтерлидер.

Әмма театр училищесында бергә укыган сабакташы, җан дусты - бүгенге көндә Татарстанның халык артисткасы дигән дәрәҗәле исемгә лаек булган Хәния Фәрхи үзенең бер популяр җырында җырлаганча, «дөнья булгач, була төрле хәлләр». Фәймәгә дә гаиләсендәге җитди сәбәпләр аркасында яраткан театрыннан һәм тамашачыларыннан аерылып торырга туры килә. Тик бер тапкыр театр белән, сәхнә белән «авырган» Фәймә аннан башка тора аламы соң? 2002 елда ул, ниһаять, кабат сәхнәгә әйләнеп кайта һәм иҗат эшенә чума. Бүгенге көндә тамашачылар аны Заһир Исмәгыйлевның «Кодача»сында Шәмсия, Туфан Миңнуллинның «Исәнмесез»ендәге Антонина, Мансур Гыйләҗевнең «Оҗмах капкасы»ндагы Хатын, Данил Салиховның «Капчык»ындагы Кандел, Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача»сындагы Махруза, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ындагы Мәликә, Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү»ендәге Җиһан, Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ындагы Хаҗия образлары аша яхшы белә.

Әлмәт татар дәүләт драма театрының киң диапазонлы, төрле характерлы рольләрне иҗат итүче артисткасының гомер бәйрәменә күпсанлы кунаклар, театр сәнгатен сөючеләр җыелган иде. Фәймә Бикморатованы 50 яшьлек юбилее белән шәһәр һәм район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова котлады.

«Татнефть» компаниясе һәм аның «рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелүче чараларда Әлмәт театры актерлары, шул исәптән Фәймә Бикморатова да актив катнаша.

- Мин Әлмәт театры актрисасы Фәймә Бикморатованы фонд советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкаручы директоры Флера Шәйхетдинова исеменнән котларга дип килгән идем, инде хәзер гади актрисаны гына түгел, ә Татарстанның атказанган артисткасы Фәймә Бикморатованы беренче булып котлау бәхетенә ирештем, - диде үз чыгышында «Хәзинә» газетасы мөхәррире Илшат Миңгәрәев. Әйе, Наҗия Хәйдәровадан соң сәхнәгә күтәрелгән Татарстан Мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү һәм авторлык хокукларын яклау бүлеге мөдире урынбасары Рәшит Фәтхуллин Фәймә Бикморатовага Республика Президентының «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелү турындагы Указын игълан итте.

Бу көнне юбилярны күпсанлы туганнары, республикабызның төрле театрларыннан килгән коллегалары, бергә укыган сабакташлары һәм сәхнәдәшләре - Әлмәт татар дәүләт драма коллективы тәбрикләп, изге теләкләрен юллады.

Кичә Илгиз Зәйниевнең «сагынуларга ни чара?» спектакле белән дәвам итте. Татарстанның атказанган артисткасы Фәймә Бикморатова анда Сара ролен башкарды.

Наилә ГАНИЕВА

Наил Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250