Әлмәт Татар дәүләт драма театры кече шәһәр театрлары арасында үткәрелә торган “Милләт театры” фестивалендә катнашырга җыена
Ул 31 май - 6 июнь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә уздырыла.
Театрның бу фестивальгә тәүге тапкыр гына баруы түгел. Моңа кадәр алар 2011 елда Лермонтовның "Гашыйк Кәриб", 2012 елда К. Гоцинның "Болан-Патша" спектакльләре белән катнашты. Соңгысы өчен әлмәтлеләр "Иң яхшы пластик аһәңлелек" дипломына ия булды. Бу юлы Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сы күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа