Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” – “Ел лидерлары"

Кичә, 23 декабрьдә, Казанда "ТАТМЕДИА" җәмгыяте үз эчендәге филиалларның еллык эшчәнлеген бәяләп, нәтиҗәләр чыгарды. "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары 88 филиал арасында иң яхшылар буларак танылды.

Филиал директорларын һәм баш мөхәррирләрне "ТАТМЕДИА" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сәламләде һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде.

Күркәм традиция буенча очрашу ахырында ел дәвамында матур нәтиҗәләр күрсәткән басмаларны бүләкләделәр. Безнең дә хезмәтләребез югары бәяләнде. "Әлмәт таңнары" газетасы "ЕЛ ЛИДЕРЫ - 2014" исеменә лаек булды. "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов имзалаган диплом газетаның баш мөхәррире Гөлназ Гыйззәтуллинага тапшырылды.

"Знамя труда" газетасы редакциясе район массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "ТАТНЕТ йолдызлары" Интернет-ресурслар бәйгесе нәтиҗәләре буенча Диплом белән бүләкләнде. "ТАТМЕДИА" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов имзалаган диплом газетаның баш мөхәррире Сәрия Исхаковага бирелде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса